Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Дүрт бала һәм аларның анасы янып үлгән

Әлеге фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый

Иваново өлкәсендәге Юрьевец шәһәрендә 13 февральдә күп балалы бер гаилә янгында һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

Биредә дүрт нәни бала һәм аларның анасы үлә. Якынча белешмә буенча, балаларга 1,4,5 һәм 10 яшь була.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буеча, 2021 елның февраленнән башлап әлеге гаилә профилактика хисабында тора. Мәрхүмә хатын ана булу вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Билгеле булганча, әлеге гаилә белән профилактика эшләрен башкару һәм контрольдә тотуны гамәлгә ашырмаган ике кеше тоткарланган.

Профилактика системасы оешмасында тентү уздырганнар. Әлеге фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, тикшерүне Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин контрольдә тота, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат 

Фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев