Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Фаҗигадә һәлак булучы гаиләләренә 1 млн сум һәм өстәмә акчалар түләнәчәк

6 кеше үлгән, 24 кеше яраланган

Кичә һөҗүмгә дучар ителгән Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты атыш вакытында һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә өстәмә акча түләячәк. Бу хакта РФ Фән һәм белем бирү министрлыгының рәсми Telegram-каналы министрлык башлыгы Валерий Фальковка сылтама белән хәбәр итә.

"Һәлак булганнарның гаиләләренә югары уку йорты өстәмә миллион сум бүлеп бирәчәк, зыян күрүчеләргә - 500 мең", - диде Фальков атышта зыян күрүчеләр ята торган Пермь крае клиник хастаханәсенә визиты вакытында.

20 сентябрьдә студент Пермь дәүләт университеты территориясендә ут ачты. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 18 яшьлек студентны тоткарлаган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, фаҗигадә алты кеше үлгән, 24 кеше яраланган.

Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, һәлак булган кешеләрнең туганнарына Пермь крае хакимиятеннән 1 миллион сум түләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев