Фура астында калган машинада әтисе, әнисе, үсмер кыз һәлак булган
Hyundai Solaris автомобиле изелеп беткән диярлек
18 мартта иртәнге якта Самара өлкәсенең Красноярский районында М-5 юлының 1062нче километрында коточкыч юл һәлакәте була. Фаҗигадә өч кешелек гаилә үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, Hyundai Solaris автомобиле йөк машинасы астына килеп кергән.
«Җиңел машинада ир белән хатын һәм аларның 13 яшьлек кызы була. Алар барысы да табиблар килгәнче үлә. Әлеге вакытта йөк машинасын йөртүчесенең хәле турында белешмә юк», — дип сөйләгәннәр ведомствода.
Мәрхүм гаилә башка төбәктән килүче кешеләр була. Урында тикшерүчеләр эшли, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Фото: 63.мвд.рф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев