Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Фура белән авариядә ике егет, бер кыз үлгән

Машина белән 18 яшьлек егет идарә итә

М4 «Дон» трассасында авариядә өч кеше һәлак булган, ике кеше җитди имгәнгән. Бу хакта Интертат яза.

Фаҗига кичә кич белән Павлов районында була. ВАЗ-2115 машинасы белән 18 яшьлек егет идарә итә. Ул ярдәмче юлдан чыккан чакта «Даф» йөк машинасына юл бирми. Йөк машинасы белән Владимир өлкәсендә яшәүче 34 яшьлек ир-ат идарә итә. ВАЗга бәрелгәннән соң, бу фура «Ман» йөк машинасына бәрелә, аның ярым прицебы була.

ВАЗ йөртүчесе, салондагы 24 яшьлек егет һәм 21 яшьлек кыз һәлак була. Җиңел машина салонындагы 18 яшьлек егет белән кыз имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Фото: 36.мвд.рф

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев