Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Фаҗига

Әгерҗе районында булган авариядә ике кеше тән җәрәхәтләре алган

Автомобильләр яраксыз хәлгә килгән.

Шимбә 15 сәгать 40 минутта Псәй–Кырынды автоюлында авария була. 34нче чакрымда (Кичкетаңга борылыш янында) зур булмаган тизлек белән трактор, аның артыннан ярымприцеплы КамАЗ хәрәкәт итәләр. Алар артыннан УАЗ Патриот автомобиле килә. Алда җәяүлеләр юлы була.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, УАЗ Патриот КамАЗны җәяүлеләр юлында узып китә. Бу вакытта трактор Кичкетаңга илтүче юлга борылган була. Бәрелүдән трактор әйләнә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә тракторчы һәм аның җәмәгате төрле тән җәрәхәтләре алалар, хастаханәгә озатылалар. КамАЗ һәм УАЗ Патриоттагы кешеләргә зыян килми. Шулай да машиналар яраксыз хәлгә килә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев