Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Әгерҗе районында янгын чыгуның дүрт очрагы теркәлгән

Янгынның зурысы-кечкенәсе юк

Ел башланып айдан артык кына вакыт узуга карамастан, Әгерҗе районында янгын чыгуның дүрт очрагы теркәлгән инде. Девятерняда булган янгында бер кеше һәлак булды. 

Узган атнада Әгерҗенең Маяковский урамында булган фаҗигадә дә чак кына кеше гомере өзелмичә калган. 

–    Әлеге янгын турында хәбәр безнең частька 11 февраль көнне кичке сәгать 8 тулганда алынды, – ди күзәтчелек бүлеге начальнигы Айрат Шәйдуллин. 
Янгын Маяковский урамы, 14нче йорттагы беренче катта урнашкан фатирдан чыга. Дүрт катлы бу йортта 32 фатир бар. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә янгын чыккан подъездда яшәүчеләрнең бер өлеше урамга чыгарга өлгергән була инде. 

–    Янгын сүндерүчеләр тагын 8 кешегә эвакуацияләнергә ярдәм иттеләр. Шуларның икесе – бала, – ди Айрат Разакович. 
Йортта тагын кешеләр калмаганмы икән дип “разведка” уздыру барышында баскыч мәйданында төтенгә буылган янә бер кешегә тап булалар һәм аңа урамга чыгарга ярдәм итәләр. 

–    Ашыгыч ярдәм машинасы аны  шунда ук хастаханәгә алып китте. 40 яшьлек әлеге ир-атның хәзерге вакытта хәле яхшы, – дип дәвам итә ул.
Янгынның чыгу сәбәбе – электр җиһазыннан дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә электр чыбыгында кыска ялганыш барлыкка килү.

Яну мәйданы 6 квадрат метр гына булса да, аннан чыккан төтен, сөремнең подъездда яшәүчеләрнең барысына зыян салуын аңлау авыр түгелдер. Моңа биредә яшәүче халыкның ничек курыкканын, нинди стресс кичергәнен дә өстәсәк, “янгынның зурысы-кечкенәсе юк, барысы да – бердәй куркыныч” дигән нәтиҗә ясыйсы гына кала. 

Әлеге янгын турында сөйләгәндә социаль челтәрләрдә дөнья күргән бер язмага күз салу урынлы булыр: “Фаҗига урынына кыска гына вакыт эчендә янгын сүндерүчеләр, полиция, медицина, газ хезмәткәрләре килеп җиттеләр һәм югары һөнәри дәрәҗәдә ярдәм күрсәттеләр. Эвакуацияләнүчеләр турында да кайгырттылар. “Олимп” спорт комплексы алар туңмасыннар өчен җылы автобус белән тәэмин итте”. Бу юлларны әлеге бәла-каза  барышында ничек тә булса булышлык күрсәтергә тырышкан һәркем үз исеменә олы рәхмәт буларак кабул итсен иде. 

Январь аенда Татарстанның Югары Ослан районындагы Пятидворье поселогында чыккан янгын турында газета укучылар хәбәрдардыр. Дүрт кеше гомерен (шуның икесе – бала) алып киткән чын фаҗига ул.  Дача рәвешендә кулланган йортларына алар салкында каткан батареяларны җылытырга дип килгән булалар.

Моның өчен газ һәм электр җылыткычлардан файдаланалар. Янгын электрүткәргечтә кыска ялганыш булу аркасында килеп чыккан, ә ир-атлар һәм балалар газ исеннән агуланып үлгән дип фаразлана. 

–    Әлеге йортта да яну мәйданы зур булмый. Әмма ис газы аркасында дүрт кешенең гомере вакытсыз өзелә. Әгәр шунда янгын кисәткеч урнаштырылган булса,  аның тавышын ишетми калмаслар иде, – ди Айрат Шәйдуллин. 

Сүзнең автоном янгын кисәткеч прибор турында барганлыгын аңлагансыздыр инде. Бер ел элек әлеге прибор ярдәме белән Тирсәдә бер гаиләнең гомере сакланып калынган иде. Аннан тыш та тормышта мисаллар җитәрлек. 

–    Фаҗига килгәнне көтәргә кирәкми. Приборның бәясе кыйммәт түгел. Урнаштыруы да бик җайлы, нибары ике шөреп җитә. Хәзерге заманда аны сатып алу да әллә ни проблема тудырмый. Даими рәвештә үзебезнең райпо кибетләренә дә алып кайтып торалар, – дип дәвам итә ул. 

Күптән түгел район хакимиятендә узган киңәшмәдә район башлыгы Азат Вәлиев җитәкчеләр алдына да үз коллективларында бу уңайдан аңлату эшләре алып бару бурычын йөкләде. 

–    Иң беренче чиратта, җитәкчеләр үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш, – дип ассызыклады. Бу очракта кемнеңдер әйтүен көтеп тә торырга кирәкмидер. Чөнки гаилә, якыннарыбыз  иминлеге – иң мөһиме. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев