Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Әгерҗе районында зур фаҗига булды

Бер машина янып беткән

Кичә Әгерҗе районында юл һәлакәтендә ике бала һәм ике олы кеше үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Авария Кырынды һәм Татар Шаршадысы авыллары арасында була. Биредә KIA һәм Nissan бәрелешә. Аннары Nissan машинасына ут каба.

Социаль челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, авариядә KIA машинасында утыра торган ике бала һәм хатын-кыз, Nissan автомобилендәге ир-ат һәлак була.

Мәрхүм балаларның берсенә өч, икенчесенә җиде яшь чамасы, хатын-кызга 30-35 яшь чамасы, дип хәбәр итә шаһитлар. KIA машинасындагы ир-атны кулы имгәнгән.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, авария кичке җиде тирәсендә Әгерҗе-Красный Бор юлының 47 нче километрында була. Якынча белешмә буенча, Nissan йөртүчесе узарга тели һәм каршы як полосага чыга. Биредә ул KIA белән бәрелешә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев