Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Фаҗига

Әгерҗедә фаҗигале төстә һәлак булган Алена Колбина белән хушлашалар

Фитнес-тренерны исерек машина йөртүче бәрдергән

Җәй көне юл-транспорт һәлакәтенә эләккән фитнес буенча тренер Алена Колбина вафат булган. Табиблар булдыра алганча хатын-кызның гомере өчен көрәште. Аленаның үлеме турында аның кызы ВКонтакте битендә хәбәр итте. 

"Дуслар, күңелдә бик зур авырту белән хәбәр итәбез, Алена башка безнең белән юк", - дип язган ул. 

Юл-транспорт һәлакәте 11 июльдә булган. Һәлак булучының кызы сөйләгәнчә, исерек машина йөртүче аларны велосипедта юл кырыеннан барганда бәрдергән. 

Аңын югалткан хатын-кызны баш сөяге-мие җәрәхәте белән реанимациягә Кече Пурга хастаханәсенә китерәләр, аннан ашыгыч рәвештә Ижау шәһәренә күчерәләр, операция ясыйлар. Шуннан соң газаплы көтү башлана, - дип уртаклаша мәрхүмәнең кызы. Аленага ярдәм итү өчен акча җыю оештырыла.

Туганнары һәм якыннары табиблар белән бергә Аленаның гомере өчен көрәшә. Барысы да соңгы минутка кадәр ул терелер, тернәкләнер дип өметләнде...

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Фотолар: https://vk.com/id168656519

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев