Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Әгерҗедә ике көндә 3 авария булган

Юлларда игътибарлы булыгыз

7 май көнне 18 сәгать 28 минутта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге дежур бүлекчәсенә Красный бор ягында, күпердән соң, асфальт заводы каршында юл-транспорт һәлакәте булганлыгы хакында хәбәр килә. 

Һәлакәт урынына полиция, ЮХИДИ һәм район прокуратурасы хезмәткәрләре чыга, шулай ук район башлыгы Азат Вәлиев, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ленар Габдурахманов килә. 

Удмуртиядә яшәүче 1995 елгы шофер идарә иткән “Ниссан Альмера” автомобиле, Әгерҗе–Красный бор автоюлының 47нче чакрымда “КИА РИО” автомобиле белән турыдан-туры бәрелешә. Әлеге автомобиль руле артында 1990 елгы ир-егет була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “КИА РИО” пассажирлары – 33 яшьлек хатын һәм аның 8, 4 яшьлек балалары алган тән җәрәхәтләреннән урында ук җан бирәләр. 

Бәрелгәннән соң, “Ниссан Альмера” автомобиле уң якка каплана һәм юл читенә очып чыгып, яна башлый. Яна торган автомобиль салоныннан чыга алмыйча, шоферы һәлак була. 
“КИА РИО”ның шоферын төрле тән җәрәхәтләре белән Чаллыга БСМПга алып китәләр. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. 

Шул ук көнне 22 сәгатьтә Девятерняда юл-транспорт һәлакәте була. 41 яшьлек шофер, куркынычсыз тизлек сайламавы нәтиҗәсендә, идарә итүне югалта һәм каплана. Төрле тән җәрәхәтләре алган шоферны БСМПга алып китәләр. 

8 май көнне иртәнге сәгать 9лар тирәсендә Песәй–Кырынды юлының 39нчы чакрымында 30 яшьлек Түбән Кама кешесе, “Шевроле Авео” автомобилендә Кырынды юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сайламавы аркасында идарәне югалта һәм каплана. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны шулай ук Чаллыга алып китәләр. 

Әлеге вакыйгалар белән бәйле рәвештә Әгерҗе районы аерым контрольгә алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев