Әгерҗедә юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле - бер кеше зыян күргән (ФОТО)
"Нива" шоферы күпсанлы гематомалар алган
15 августта 8.22 сәгатьтә Әгерҗе белән Иж-Бубый арасында авария булды. Юлда тизлек режимын һәм тиешле дистанцияне сакламау өч автомобиль бәрелүгә китергән.
Районның ЮХИДИ бүлегендә «Әгерҗе хәбәрләренә» хәбәр итүләренчә, «Лада Ларгус» йөртүчесе борылыш алдыннан тизлекне киметә. Аның артыннан хәрәкәт итүче «Рено Аркада» автомобиле тормозга басарга соңара. Бәрелешкәннән соң «Лада Ларгус» каршы як полосага чыга һәм Иж-Бубый ягыннан хәрәкәт итүче «Нива» автомобиле белән бәрелешә. "Нива" кюветка очкан. Күп санлы имгәнүләр һәм гематомалар алган "Нива" йөртүчесен башта Әгерҗе хастаханәсенә, аннан соң Ижау республика клиник хастаханәсенә озаталар.
Район ЮХИДИ бүлегендә тизлек режимын бозу юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәбе булуын тагын бер кат искә төшерделәр. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да куркынычсызлык гарантиясе - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү дип искәртә инспекторлар.
Фотолар https://vk.com/aggs116 төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев