Әгерҗедән ерак түгел кеше батып үлгән
Боз астына киткән
7 ноябрьдән 12 декабрьгә кадәр күрше булган Удмуртия республикасының су объектларында өч бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Бу хакта кичә үткән аппарат киңәшмәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча Баш идарәсе башлыгы Петр Фомин хәбәр итте.
8 ноябрьдә Әгерҗедән ерак түгел Кече Пурга районында бер ир-ат батып үлгән. 14 ноябрьдә Завьялов районында бер балыкчы боз астына төшеп киткән. Бәхеткә, аны коткарып кала алганнар. 19 ноябрьдә шулай ук батып баручы балыкчыны һәм аның этен коткарганнар.
Ведомствода юка боз өстенә чыгуның аяныч нәтиҗәләргә китерүен искә төшерделәр. Боз катламы калыная гына бара, шуңа күрә бозга чыгу бик куркыныч!
Хөрмәтле "Әгерҗе хәбәрләре" укучылары! Шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы карагыз, мөмкин булган нәтиҗәләр турында уйлап, балалар белән даими рәвештә сулыклар янында өлкәннәрдән башка йөрүнең ярамаганлыгы турында әңгәмәләр үткәрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев