Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Иделдә катер белән теплоход бәрелешеп 4 кеше үлгән

Хәлне Идел буе транспорт прокуратурасы контрольдә тота

Идел буе транспорт прокуратурасы Чуашстан Республикасында Идел елгасында транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпле, суднолар йөрешенең куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерүне оештырган.

Якынча мәгълүматларга караганда, кичә елганың 1147 чакрымында «Волжанка Voyager 67» катеры «Коломенский 803»теплоходы белән бәрелешкән. Кече суднода булган дүрт кеше һәлак булган.

Урынга Россия Эчке эшләр министрлыгының транспор буенча Чуашиядәге тикшерү-оператив төркеме, Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерүчесе, Чуашия транспорт прокуроры чыккан. Һәлакәт сәбәпләре һәм үлүчеләрнең шәхесләре ачыклана.

Хәлне Идел буе транспорт прокуратурасы контрольдә тота.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев