Ике автомобиль бәрелешкән, пассажир тереләй янып үлгән
Фаҗига Чаллы-Әлмәт юлының 80нче колометрында булган
Татарстанның Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига Чаллы-Әлмәт юлының 80нче колометрында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Зил автомобиле йөртүчесе борылу өчен туктаган, шул вакытта аның артыннан килгән Lexus коймага зыян китереп, йөк машинасын узып китәргә булган. Чит ил машинасы артыннан хәрәкәт иткән «Лада Гранта» Зилга килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә ике автомобиль дә яна башлаган.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, «Лада Гранта» автомобильнең пассажиры урында ук үлгән. Ә йөртүчесе һәм тагын ике пассажиры җәрәхәтләр алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев