Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Ике балалы хатынны машина таптаган

Хатын-кыз урында ук һәлак булган

27 ноябрьдә кич белән Мәскәүдә ике бала белән аларның анасын «КИА» кроссоверы таптый. Әнисе, олы баласы һәлак була, коляскада ята торган сабый исән кала. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кич белән 37 яшьлек хатын «КИА» кроссоверы белән идарә итә, ул тротуарга чыга һәм ике баласы белән бара торган хатынны таптый. Балаларның берсе коляскада була.

Хатын-кыз урында ук һәлак була. Олырак бала ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Нәни баланы хастаханәгә китерәләр.

Автомобиль белән идарә итүче хатын наркотиклар кулланып исерек була. Бу турыда прокуратура хәбәр иткән. Ведомство белешмәсе буенча, әлеге җинаять «машина йөртүче кеше исерек килеш юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм ике кеше үлеменә китергән» буларак классификацияләнә. Әлеге җинаять өчен 8 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Фаҗига мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Кадрларда балалы хатынга машина бәрелүе күренә. Кроссовер трамвай линияләрен узып чыга, ике тоташ полосаны кисеп үтә, тротуарга чыга, аннары ян-ягына ава. Шул чакта ул балалы хатынны бәрдерә. Бу хәлне шаһитлар да күреп торган.

«Машина идарә ителми иде», – ди фаҗигане күргән шаһитлар.

Елена исемле әни кеше урында ук үлә, 4 яшьлек Әмирне табиблар коткара алмый. 11 айлык Амалияне ботарланып беткән коляска эченнән шаһитлар ала. Алар авария китереп чыгарган хатынны да машинасыннан тартып чыгара. «Мин белмим, минем башым әйләнеп киткән кебек булды», – ди бу хатын.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев