Ике яшьлек кыз коега егылып төшеп һәлак булган
Процессуаль тикшерү оештырылды
Кичә Нурлатта ике яшьлек баланың югалуы турында игълан иттеләр.
«Татар-информ»га билгеле булганча, соңрак кыз баланы бер коедан тапканнар. Бала коега егылып төшкән һәм һәлак булган.
Фаҗига урынына шәһәр прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Осипов килгән.
«Процессуаль тикшерү оештырылды. Бу хәл прокуратурада контрольгә алынды», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Фото: © ТР Прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев