Җиләк җыйган хатын-кызны яшен бәреп үтергән
Урыннан фото чыкты
27 июнь көнне Башкортстанда җиләк җыеп йөргән хатын-кызны яшен бәргән. Ирле-хатынлы җиләк җыярга дип урманга киләләр.
Көтмәгәндә күктә яшен чатный. Шунда ук көчле электр разряды гаилә парын бәрә. Ирне читкә алып ташлый, ул аңын югалта. Аңына килгәч, яшен бәргән үле хатынын күреп ала.
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре хатын-кызга берни белән дә ярдәм итә алмый, соң була. Җирле басмалар фаҗига урыныннан фотография белән дә уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев