Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Илкүләм ярышта чемпионлык алган спортчылар авариядә үлгән

Toyota Camry автомобиле цемент ташый торган машина белән кара-каршы бәрелешкән

Волгоград спортчылары универсаль көрәш буенча чемпион титулын яулап кайтып барганда, Мәскәү юлында авариягә очрап үлгәннәр. Бу турыда «Волгоград.Онлайн» хәбәр итте.

30 августта Волгоград-Мәскәү трассасында Волгоград янында ак төсле Toyota Camry автомобиле цемент ташый торган машинага бәрелә. Кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә өч егет һәлак була. Алар Тверьдә ярышлардан кайтып килә.

Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча идарәсе дә шул хакта белешмә бирә. «Якынча мәгълүмат буенча, Мәскәү ягыннан килә торган Toyota Camry машинасын йөртүче каршы як полосага чыга һәм цемент ташый торган машина белән кара-каршы бәрелешә. Авариядә 24, 26 һәм 27 яшьлек өч пассажир урында ук һәлак була. Ике машинаның да йөртүчеләре җитди имгәнә, аларны хастаханәгә алып китәләр», диелә бу хәбәрдә.

V1.RU үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Toyota Camry машинасында Тәбриз Исмаилов, Аманат Хәмзин, абыйлы-энеле Виктор һәм Валерий Костюк була. Алар универсаль көрәш буенча бөтенроссия ярышында катнашып, ил чемпионнары исемен яулаган.

Тәбриз Исмаилов — кикбоксинг буенча Россия чемпионаты призеры, Аманат Хәмзин спорт мастеры һәм грэпплинг буенча танылган тренер, Виктор Костюк — көрәш буенча спорт мастеры, энесе Валерий белән бергә фитнес-клубта эшли.

Алар ярышта җиңү сөенечен социаль челтәрләрдә уртаклаша. Авариягә очраган Toyota сториста да күренә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев