Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Җиңел машина велосипедта барган яшүсмерне бәрдереп үтергән

Алынган җәрәхәтләрдән яшүсмер шунда ук үлгән

Кичә Татарстанның Минзәлә районы Степановка авылы янында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды. Кичке җиденчедә «Лада» автомобиле йөртүчесе велосипедта барган 14 яшьлек малайны бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән яшүсмер шунда ук үлгән.

«Вакыйга урынына район прокуроры вазифаларын башкаручы Тимур Габдуллин чыкты. Тикшерү оештырылган», – дип ачыклык кертте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев

Фаҗигага бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылган. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кеше үлеменә китерү маддәсе буенча ачылган. Тикшерү барышын район прокуратурасы контрольгә алган.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев