Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Истанбулда көчле су басу - һәлак булучылар бар

Хәзер су киткән, тик кешеләр өйдән чыкмаска тырыша

5 сентябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә көчле яңгырлар ява, шуннан соң шәһәрне су баса. Биредә ике кеше һәлак була. Журналист Тимур Ульданов төшергән гарасат кадрларын РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Аның сүзләренчә, хәзер су киткән, тик кешеләр өйдән чыкмаска тырыша.

«Су урамдагы корылмаларны җимергән булырга мөмкин, һәр багана куркыныч булуы ихтимал», – ди ул.

Журналист. сүзләренчә, коткаручылар кич белән барлык эшләрне иртәнгә калдырып торган.

Яңгыр сулары Башакшехир метро станциясен, шул исемдәге китапханәне баскан.

Аннары губернатор ике кеше һәлак булуын хәбәр иткән.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев