Истанбулда кораллы ир-ат өч россиялене яралаган
Аларның гомеренә куркыныч янамый
Истанбулда пычак белән коралланган ир-ат өч россиялене яралаган.
Бу хәл кичә кич Бешикташ районында булган, аны күзәтү камерасы теркәгән. Бу турыда РИА Новостиның полициядәге чыганагы хәбәр итте.
Агентлык әңгәмәдәше белдергәнчә, зыян күргән Александр Р., Александра В. Һәм Максим М. туристлар түгел, аларның Төркиядә яшәргә рөхсәтләре бар. Хәзер алар хастаханәдә, аларның гомеренә куркыныч янамый.
Һөҗүм итүчене токтарлаганнар. Ул чүп җыючы Хәсән Хөсәен булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат психик сәламәт түгел һәм берничә тапкыр хөкем ителгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев