Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Казанда 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев эшендә яңалык бар

Егет моны үзе сөйләгән

Казанда 11 майда 175 нче гимназиягә һөҗүм иткән егеттән сорау алулар дәвам итә. Аларның берсендә егет уку вакытында аның бу мәктәп укытучысы белән низаг булуы турында сөйләгән.

Ул сөйләгәнчә, әлеге укытучы аны 7-9 сыйныфларда укыткан. Янәсе, ул аны даими рәвештә кимсетеп торган, аңгыра дип атаган һәм аның унынчы класска күчә алмавын белдергән. Шул ук вакытта атучы үзен рәнҗеткән укытучының исемен һәм фамилиясен искә төшерә алмаган, дип яза «Комсомольская Правды-Казань» хокук саклау органнарындагы чыганакларга сылтама белән.

Тикшерүчеләр тоткарланучының күрсәтмәләрен тикшерергә ниятли. Сорау алуларга мәктәп укытучылары чакырылачак, алардан элеккеге вәзгыять турында сөйләү соралачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев