Казанда тулай торакта яшәүче студент кыз һәлак булган
Бу факт буенча тикшерү бара
Казанда тулай торакта студент кыз тәрәзә юганда җиргә егылып төшкән.
Кыз Казан дәүләт медицина университетында белем алган. Ул укыган дәвергә тулай торакка күченеп килгән һәм бүлмәсен җыештырырга булган. Кыз тәрәзә юганда, тәрәзәгә таянган һәм ул ватылып, кыз җиргә егылып төшкән.
Кыз бала бишенче каттан егылып, шундук һәлак булган.
Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлады.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев