Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Фаҗига

Казанда яшәүче эчкән өчен сөяркәсенә пычак кадаган

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара

Казанда яшәүче хатын өч көн буе туктамый эчкән өчен сөяркәсен чәнчегән. Бу хакта Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә кичке тугызлар тирәсендә Росгвардия хезмәткәрләренә Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан тулай торакта бер ир-атны пычак белән яралаулары турында хәбәр килгән.

Росгвардиячеләр пычак белән яраланган урынына чүпрәк куеп канын туктатырга җыенган исерек зыян күрүчегә тап булган. Ул үзенең очраклы рәвештә пычакка кадалуын әйткән. Хатын ирнең үзен пычак белән җәрәхәтләвен күрмәвен әйткән.

Зыян күрүче хастаханәгә озатылган, хатынны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Хатын сораштыру барышында ирнең өч көн туктамый эчүе һәм әлеге иргә пычак кадавы турында әйткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев