Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Казанда йорт шартлаган: зыян күрүче бар

Аны хастаханәгә озытканнар

Казанда яшәүче 29 яшьлек хатын-кыз, иртән өендә көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә, төрле тән җәрәхәтләре алган һәм тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Хатын-кызны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озаттылар. Аның хәлен табиблар канәгатьләнерлек дип бәяли. Зыян күрүче үз аңында. Аны белгечләр карый», - дип белдерделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Татар-информ» агентлыгы Волгоград урамындагы биш катлы йортның бер фатирында көнкүреш газы шартлавы хакында хәбәр иткән иде инде. Нәтиҗәдә, йортта ярыклар хасил булган. Йортта яшәүчеләрне якындагы мәктәпкә эвакуацияләгәннәр. Соңрак кырыйдагы ике подъездда яшәүчеләргә үз фатирларына кайтырга рөхсәт иткәннәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев