Халык ярдәм сорый - авыллар янында янгыннар котыра (ВИДЕО)
Ут белән шаярмагыз!
Башкортстанның Баймак районындагы Ишморза авылы янында кырда зур мәйданда янгын котыра. Авыл советы башлыгы Радмир Исәнбаев сүзләренчә, янгын Хәйбуллин районыннан Баймак районына күчкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Урында коткаручылар эшли, янгын сүндерешергә кешеләр чакыралар. Авыл халкы социаль челтәрләр аша ярдәм сорый.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, ситуация контрольгә алынган, Янгын Баймак урманчылыгында, Ишморза авылыннан 6 км ераклыкта.
Табигый киртәләр — ызаннар бар, торак пунктларга куркыныч янамый, диелә ведомство хәбәрендә.
Фото: https://www.bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев