Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Коллыкта тотуда гаепләнгән элекке полицейскийны утыртканнар

Ир-ат дүрт елын гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча элеккеге хезмәткәре Динар Гафиятов бүген ТР Аксубай район судында үзенә чыгарылган карарны тыңлады, дип хәбәр иттеләр суд матбугат хезмәтендә, дип яза "Шәһри Казан".

Тикшерү ачыклаганча, узган елның маенда Гафиятов Нурлатта авылдашын урлаган һәм аны Аксубайга, әтисенең фермасына алып киткән. Ир-атка алар вагончыкта яшәячәксең, йорт буенча эшләячәксең дигәннәр, шул ук вакытта аңа бернинди акча да түләмәячәге турында да аңлатылган. Әгәр дә ул качарга тырышса, ирне җинаятьтә гаепләячәкләр дип яный Гафиятов.

Ир-атны даими рәвештә кыйнап торганнар. Ә бер тапкыр канализацияне чистартудан баш тарткач, аның кулларына кайнар су салганнар, нәтиҗәдә ул икенче дәрәҗә пешү алган.

Сеңлесе абыйсы юкка чыкканнан соң борчуга калган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Шул рәвешле "коллык"та яшәгән ирнең эзенә төшәләр

Әлеге хәлләрдән соң Гафиятовны тоткарлыйлар. Казанның Совет район суды аны кулга ала һәм СИЗОга җибәрә.
Бүген суд элеккеге полицейскийны вазыйфаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда, “Законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү”дә гаепле дип таныды. Ир-ат дүрт елын гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк.

Чыганак:"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев