Коточкыч фаҗига! Өч бала батып үлгән
Мәктәптән кайтышлары булган
Владимир өлкәсенең Аноплино бистәсендә 19 ноябрьдә өч бала сулыкта батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Авыл янындагы Лосиха сулыгында 8-9 яшьлек өч бала — ике малай һәм бер кыз мәете табыла.
Урында коткаручылар һәм тикшерүчеләр эшли.
Балалар биредә яшәүчеләр булуы билгеле. Шаһитлар сүзләренчә, бу игезәк малай белән кыз һәм аларның дус малае булган. Игезәкләр күп балалы гаиләдә үскән, аларның тагын биш балалары бар.
Мәрхүм балалар барысы да бер мәктәптә укый, фаҗига мәктәптән кайтышлый була.
Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев