Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше үлгән
Тагын ун кеше зыян күргән
Бүген Башкортстанның Благовар районы Кашкалаш авылы янында М5 трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган. Бу хакта республиканың эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза РБК,
1413 нче километрда Ford Transit микроавтобусы һәм «КамАЗ» бәрелешкән. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, Уфа-Языково рейсы белән барган автобус салонында 20гә якын пассажир булган. Ford юл эшләре үткәрү урынында торган йөк машинасына бәрелгән.
Авария нәтиҗәсендә биш кеше һәлак була, тагын ун кеше зыян күрә. Һәлак булганнарның шәхесләре һәм һәлакәт шартлары ачыклана. Урында тикшерүчеләр эшли.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев