Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Коточкыч авариядә биш кеше һәлак булган, тугыз кеше имгәнгән

Өч транспорт чарасы бәрелешә

Самара өлкәсендә автобус ике йөк машинасы белән бәрелешкән. Башта, авариядә 6 кеше һәлак булган, дип хәбәр ителде.

Аннары үлүчеләр 5 кеше булуы билгеле булды. Тагын 9 кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте, дип яза Интертат.

Фаҗига М5 «Урал» юлының 83нче километрында Ветлянка торак пункты янында килеп чыга.

Якынча белешмә буенча, автобуста 15 кеше була.

«Нефтегорский районында М5 «Урал» юлының 83нче километрында өч транспорт чарасы бәрелешә. Шул исәптән маршрут автобусы», – дип әйткәннәр Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсендә.

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев