Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Коточкыч янгында 4 бала һәлак булган

Фаҗига вакытында балалар өйдә үзләре генә була

«Балаң үлүдән дә куркынычрак бернәрсә дә юк. Балаларын югалткан ата белән ананың кайгысын күз алдына китереп булмый. Балалар янгында үлү, тереләй яну, яки сулыш ала алмау… Хабаровск краенда үзәк өзгеч фаҗига булган. Биредә 4 бала янып үлгән, аларның кечесенә әле 2 яшь тә тулмаган», – дип китерә «Комсомольская правда» язмасын Интертат.

18 октябрьгә каршы төндә Нанай районының Синда авылында фаҗига була. Төнге икеләр тирәсендә агач йорт яна башлый. Коткаручылар килгәндә, бер катлы йортны ялкын тулысынча чолгап алган була инде. Түбәсе дә җимерелеп төшкән. Янгынны 03.36 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр.

Мәрхүм балалар 2008, 2013, 2017 елда туган, иң кечесе әле былтыр гына дөньяга килгән, аңа 2 яшь тә тулмаган.

Җинаять эше ачылган, фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Хабаровск өлкәсе буенча прокуратура да әлеге эшне контрольгә алган. Якынча белешмә буенча, янгын җылыту җайланмаларын дөрес файдаланмау аркасында килеп чыккан, диелә бу хәбәрдә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, фаҗига вакытында балалар өйдә үзләре генә була.

Фото: © Хабаровск крае прокуратурасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев