Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Күп балалы гаилә яши торган өйне яшен суккан

Алар йорт-җирсез калган

9 июньдә Башкортстанның Әлшәй районындагы Кармыш авылында күп балалы гаилә яши торган йортны яшен суккан. Шулай итеп алар йорт-җирсез калган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Туганнары сүзләренчә, әтисе, әнисе, өч, алты, унөч яшьлек балалар яши торган йортка яшен кичке алтылар тирәсендә суга.

«Яшен шартлаган тавыш ишетелде, күк күкрәде, берничә минуттан янгын чыкты. Бу вакытта өйдә кеше юк иде, гаилә эштән кайтып килү юлында була. Күршеләр янгын сүндерүчеләр чакырган», — ди шаһитлар.

Әйберләр, җиһазлар, техника — бар да янып беткән. Хуҗалар өйдә электр үткәргече ватык булуын кире кага, алар әле күптән түгел генә ремонт ясаган, үткәргечләрне тулысынча алмаштырып бетергәннәр.

Күршеләре сүзләренчә, өйгә ике тапкыр яшен суга, аннары тәрәзәләр корымлана, торбадан кара төтен чыга башлый. Ачык ут булмый.

Гаилә бу йортны ана капиталына алган. Аннары янкорма салганнар. Хәзер битараф булмаган кешеләр аларга ярдәм җыеша.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мәктәп урамында янгын турында 19.03 сәгатьтә хәбәр итәләр. Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма була. Ул эшләгән.

«Янгында өйдәге милек, түшәмнәр янып беткән, стеналар күмерләнгән. Янгын мәйданы 88 кв. м. Янгын сәбәбе ачыклана», диелә ведомство хәбәрендә.

Гаилә яхшылар рәтендә. Нәни балалар бу вакытта бакчада, әтисе белән әнисе һәм олы балалары эштән кайтып килә торган була. 

«Янгынга бер ай алдан песиебез югалды, техника ватылды, этебез гел улады, кайгы турында кисәткән кебек булды», — дип сөйли хуҗалар.

Хәзер бу гаилә Раевкада туганнарында яшәп тора, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев