Көтүдәге сыерларны үтереп, итле урыннарын кисеп алып киткәннәр
Түшкәләрне ташлап калдырганнар
Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Тупак авылында көтүдәге сыерларны атып үтергәннәр. Билгесез кешеләр хайван түшкәсенең итле урыннарны гына кисеп алып китеп барган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Вакыйга 19 октябрьгә каршы төндә була. Билгесез кешеләр көтүлектә йөргән хайваннарга һөҗүм итә.
«Авыл утлары» басмасы белешмәсе буенча, биредә яшәүчеләр әлеге хәлне күреп, шок халәтенә килгән. Сыер түшкәләренең ботларын гына кисеп алып киткәннәр. Җинаятьчеләр сыерларны атып үтергән, үләксәләрне шунда ук ташлап калдырган, дип яза бу басма.
Хәзер әлеге вакыйганы полиция тикшерә, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев