Курган янгыннарында һәлак булучылар саны 20дән артты
Янган җирләрнең гомуми мәйданы – 18 038 гектар
Соңгы рәсми мәгълүматлар буенча, Курган өлкәсендәге янгында һәлак булучылар саны 21гә җитте. Җирле халыкның берничә йөз баш терлеге әрәм булды. «Космомольская правда» сайты 10 май көнне шундый саннар чыгарды, дип хәбәр итә "Интертат".
Телеграмдагы Baza каналы янгын корбаны булган 14 кеше турында язып чыккан иде. Хәбәр итүләренчә, ут тозагыннан күбесенчә өлкәннәр котыла алмаган.
Һәлак булган 14 кешенең җидесе Йолдыз-Эчкен бистәсендә, бу авыл тулысынча янып беткән. Курганның үзендә дүрт кеше һәлак булган.
Янган җирләрнең гомуми мәйданы – 18 038 гектар. Төбәктә 19 урында янгын котырды.
Янгын корбаннарының яртысы диярлек Курганның үзендәге Смолино бистәсендә. Анда төрле адреслар буенча алты кешенең мәетен тапканнар. Алар барысы да пенсионер, иң өлкәненә быел 97 яшь туларга тиеш булган. Тагын ике кешенең мәетен дачада тапканнар. Шулай ук бер дачада 35 яшьлек хатын-кыз мәете дә табылган.
Корбаннарның калган яртысы Плоское һәм Йолдыз-Эчкен авылларында. Андагы йортларда биш пенсионерның янып үлүе билгеле, аларга 80-87 яшь тирәсе булган. Моннан тыш, тагын ике йортның базында һәм ишегалдында 47 һәм 68 яшьлек ир-атларның мәете табылган. Тагын ике мәетне урманда калган «ВАЗ» машинасында күреп алганнар. Алар – шушы авылда яшәүче кеше һәм урманы янгынына каршы тору үзәге хезмәткәре, мәрхүмнәрнең һәрберсенә 60 яшь.
Курган өлкәсендә ут 521 торак йортны, 1703 дача өен һәм 3038 хуҗалык корылмасын көл иткән, дип яза Baza каналы.
Торак пунктларда зур янгыннар сүндерелде, шулай ук аларга янаган табигый янгыннар да бетерелде. Ут белән көрәш Курган янындагы территорияләрдә дәвам итә, анда янгын 64 мең квадрат метр мәйданда чикләп алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев