Лилия Галимова Минзәләдә самолет һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде
Пациентларның берсе авыр хәлдә
Бүген Минзәләдә һәлакәткә очраган самолет бортында 23 кеше булган. Аларның җидесе районның үзәк хастаханәсенә китерелгән.
«Татарстан Республикасының Минзәлә районында L-410 җиңел моторлы самолетының һәлакәткә очравы турында мәгълүмат 9.11 сәгатьтә килде», — дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Пациентларның берсе авыр хәлдә. Хәзерге вакытта калган зыян күрүчеләрне республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар авиациясе ярдәме белән Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) һәм РКБга алып китү мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев