Мәктәп автобусы йөк машинасына бәрелеп, 19 бала һәлак булган
Балалар 5 тән алып 12 яшькә кадәр
Көньяк Африка республикасында коточкыч фаҗига булган. Квазулу-Натал провинциясендә, Понгола дигән шәһәр янында балалар утырткан микроавтобус йөк машинасына маңгайга маңгай бәрелешкән.
Нәтиҗәдә 19 бала һәм тагын ике өлкән кеше һәлак булган. Балалар 5 тән алып 12 яшькә кадәр, дип яза Интертат The Southafrican сайтына сылтама белән.
Йөк машинасы башка бер машинаны узып китәр өчен тизлекне арттырган һәм каршы якка чыккан, идарәне югалткан һәм микроавтобуска бәрелгән, дип хәбәр итәләр.
Һәлакәттән соң, машина йөртүче кабинасыннан чыга һәм, башка йөк машинасын туктатып, аңа утырып кача.
Йөртүчене полиция эзли.
Фото: скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев