Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

«Мультик карап утырган килеш үлде». 4 яшьлек бала һәлак булган

Медицина экспертизасы билгеләнгән

Иркутск өлкәсендә 4 яшьлек бала мультфильм карап утырган чакта кер бавына чорналып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Фаҗига 3 март кичендә Урик авылында була. 12 яшьлек үсмер нәни энесенең мәетен таба. Якынча белешмә буенча, 4 яшьлек малай кер бавы белән чорналган һәм йокы артериясен буып кыскан. Мәрхүм малай бүлмәдә үзе генә мультфильм карап утыра торган булган.

Әлеге очракның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эшен ачкан, медицина экспертизасы билгеләнгән. Эш барышын прокуратура контрольгә алган.

Мәрхүм бала тәрбияләнә торган гаиләне тикшерәчәкләр, шаһитларны сораштыралар, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев