Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Никахлашырга кайткан танылган көрәшче, дөнья чемпионы фаҗигале төстә үлгән

Аңа 31 яшь иде

Ике тапкыр дөнья чемпионы, ММА көрәшчесе Алан Хадзиев 23 мартка каршы төндә Төньяк Осетиянең Моздок шәһәрендә фаҗигале һәлак булган. Мәрхүмгә 31 яшь иде. Бу турыда моңа кадәр Моздок районы башлыгы вазифаларын башкарган Олег Хабалов инстаграмда хәбәр иткән.

«Нинди егет иде! Кичә генә сөйләшкән идек. Ничек шулай булды соң?» — дип яза ул һәм мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

«Моздок шәһәрендәге ресторанда сугыш вакытында Алан Хадзиевны үтергәннәр», дип хәбәр итә РИА Новости. Спорт.

Төньяк Осетиядә ММА федерациясе президенты Ибраһим Тибилов фаҗига турында сөйләгән.

«Бу очраклы фаҗига. Ул хатыны белән никахлашырга кайтты һәм аннары Мәскәүгә китәсе иде. Ул киләсе көрәшкә әзерләнергә тиеш иде. Дуслары аның кайтканын белгәч, ресторанга чакырганнар. Шунда җәнҗал чыккан. Ул сугышучыларны аерырга маташканда, аның йөрәгенә сукканнар», — дигән агентлык чыганагы.

Төньяк Осетия буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Тикшерү версиясе буенча, ресторанда сугыш вакытында билгесез кеше ике кунакка пычак кадаган, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев