Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Әниләре күршеләрдә чәй эчкәндә, ике нәни кыз янып үлгән

Исән калган малайга әбисе опека рәсмиләштергән

Хабаровск өлкәсенең Березовый бистәсендә 23 яшьлек хатынның ике баласы янгында һәлак булган. Ул сөйгәне белән өч бала — ике кыз һәм бер ул — үстерә. Ике кыз үлгән, ә улын бу хатын тиз генә күрә алмаячак. Аны төрмәгә утыртканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

А. беренче баласын 17 яшендә таба. Ике елдан соң бер кыз, тагын бер елдан тагын бер кыз тудыра. Бер ара яшь ана бик нык эчеп йөри, балаларын тәрбияләүне дә ташлый. Гаилә махсус хисапка куела. Ләкин аннары А. үзен кулга ала һәм эчүдән туктый. Әни кешене хисаптан төшерәләр, гаилә яңа тормыш башлый.

Алар шәхси йортта яши, өй электр насосы белән җылытыла. Бу җайланма скважинадан эшли һәм һәр 15 минут саен сүнә. А. өендә насос ватык була, көч-хәл белән эшли. А. моны белә, тик төзәттерергә ашыкмый.

2021 елның 6 мартында А. күршеләргә чәй эчәргә кереп китә. Алты яшьлек улын, өч һәм ике яшьлек кызын өйдә калдыра. Хатын насосны сүндерми, ләкин бер сәгать узгач, өйдә коточкыч янгын чыга.

Балалар ут эчендә бикләнеп кала. Күршеләр ярдәмгә килә. Бер ир-ат өйгә кереп, малайны алып чыга, ике кызны коткара алмыйлар.

Җинаять эше ачылган. А. гаебен танып күрсәтмә биргән. Аны 4 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу вакытын ул гомуми режимлы колониядә уздырачак. Хатын хөкем карарына шикаять тә белдерми. «Минем җәзам шул инде», — ди.

Исән калган малайга әбисе опека рәсмиләштергән, диелә хәбәрдә. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев