Өч яшьлек бала сосискадан агуланып үлгән
Тикшерү комитетының төп версиясе шул
Бүген Тула өлкәсе Шварцовский бистәсендә өч яшьлек бала вафат булган, дип хәбәр итә «Первый Тульский» телеканалы.
Сау-сәламәт бала кичә кичке аштан соң үзен начар хис итә башлый. Бераздан аның абыйсы да, әнисе дә агулану билгеләре тоя. Ашыгыч ярдәм чакыралар, барысын да өлкә үзәгенә алып китәләр. Әмма бала ашыгыч ярдәмдә килеш үк үлә.
Үлем сәбәбе сосискалардан агулану дип фаразлыйлар. Тикшерү комитетының төп версиясе шул. Кибеттән бу маркадагы сосискаларны җыеп алганнар. Экспертиза уздырыла, товар озак ятканмы, әллә инде аларны әзерләгәндә берәр нәрсә кушканнармы икәнен ачыклыйлар.
Гаеп товарны җитештерүчедә дип табылса, гаеплеләр алты елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Хәзерге вакытта гаиләдәге икенче малайның хәле канәгатьләнерлек дип хәбәр итә телеканал.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев