Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Үсмер кыз әнисен яклаганда әтисен чәнчеп үтергән

Җинаять эше ачылган

Симферополь шәһәрендә 13 яшьлек кыз әтисен пычак кадап үтергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВхәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, ир белән хатын талашкан. Шул чакта кыз бала анасын яклап, атасын үтергән. 

1 гыйнварда җиденче сыйныфта укучы кыз үзе полициягә шалтырата әтисе әнисен кыйнавын әйтә, аннары үз-үзенә кул салды, дип сөйли.

Урынга хокук саклаучылар килә. Алар ир белән хатынның талашуын ачыклый. Шул чакта бала анасын яклый, атасына берничә тапкыр пычак кадый. Кыз гаилә башлыгын биш тапкыр пычак белән чәнчи. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була.

Россия Тикшерү комитетының Кырым буенча Тикшерү идарәсе 44 яшьлек ир-ат үлеме турында мәгълүматны раслый. Җинаять эше ачылган.
 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев