Сугыш ветераны  Фәрит Җамалетдинов вафат
Фаҗига

Сугыш ветераны Фәрит Җамалетдинов вафат

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз

Хөрмәтле аксакал, тирән хөрмәтле сугыш ветераны Фәрит Җамалетдинов вафат. Февраль аенда аңа 100 яшь тулган иде.

Фарит ага 1921 елда Буа районында туа. 1941 елда егетне армиягә алалар. Башта Фәрит абый Адлерда, аннан Сочида 88 укчы тау полкында хезмәт итә.

Сугыш башлангач, сугыш юлын Минскида башлый. Тик аңа яу кырында нибары дүрт ай гына булырга туры килә. Яраланып, Фәрит абый әсирлеккә эләгә. Аны иптәшләре белән хәрби әсирләр өчен төрле лагерьларга күчерәләр. 1942 елда тоткыннар эшелоны Германиянең Бремен шәһәренә җибәрелә.

1945 елда инглиз армиясе тоткыннарны азат итә. Сугыш ветераны II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, «Германияне җиңгән өчен» һ.б. медальләргә лаек.

Соңгы елларда ветеран Иж-Бубыйда кызы Фәния, оныклары Һәм оныкчыклары кайгыртуы астында яшәде.

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев