Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Тәрәзәдән егылып төшкән бер яшьлек кыз бала хастаханәдә үлгән

Фаҗигагә кадәр баланың атасы белән анасы исерткеч эчемлекләр эчеп йокларга яткан

Чаллы хастаханәсендә бер яшьлек кыз бала вафат булды. Ул кичә ГЭС бистәсендә бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Бала үлеме факты буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фикеренчә, фаҗигагә кадәр баланың атасы белән анасы исерткеч эчемлекләр эчеп йокларга яткан. Ике бала караучысыз кала. Бер яшьлек сабый тәрәзәгә менгән һәм аска егылып төшкән.

«Татар-информ» Чаллыда бер яшьлек кызның тәрәзәдән егылып төшүе турында хәбәр иткән иде инде.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев