Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

«Тәрәзәдән очып чыкканнар». Егет белән кыз авариядә һәлак булган

19 яшьлек кыз «Лада Гранта» рулендә була

Ставрополь краеның Кочубеев округында юл һәлакәтендә егет белән кыз үлгән. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте, дип яза Интертат.

Фаҗига 12 ноябрьдә иртән килеп чыга. Адыгеядә яшәүче 19 яшьлек кыз «Лада Гранта» рулендә була, ул идарәсен югалта.

Уң якка таба борылган чакта, кыз юл кырыена чыга һәм кырга барып кергән машина әйләнеп каплана.

«Иминлек каешлары эләктерелмәгән булу сәбәпле, машина капланганда, йөртүче һәм пассажир тәрәзәдән очып чыга», – дигәннәр полициядә.

21 яшьлек егет урында ук үлгән, кызны Невинномысск хастаханәсенә илткәннәр, ул шунда вафат булган.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Фото: ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев