Татарстан авылында су коенганда егет белән кыз батып үлгән
Әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган
Бүген көндез Азнакай районының Күктәкә авылы янында Ык елгасында ике үсмер батып үлгән. Алар 18 яшьлек туганнар – егет белән кыз. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Туганнар су коенганда һәлак булган.
18 яшьлек егет мәетен шаһитлар судан чыгарган. Урында коткаручылар эшләгән.
Водолазлар төркеме ярдәмендә кызны эзлиләр.
Әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган, диелә хәбәрдә.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев