Татарстан юлында авария: бер кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән
Фаҗига сәбәпләре ачыклана
Татарстанда М7 трассасындагы куркыныч авариядә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.
Аларның сүзләренә караганда, авария республиканың Минзәлә районында булган. Биредә «КИА» һәм «Лада» җиңел машиналары капма-каршы бәрелешкән.
«КИА» машинасын йөртүчене һәм пассажирын күпләгән җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киттеләр. Шулай ук «Лада» машинасы йөртүчесе дә зыян күрде, эче авыртуына зарланды. Ә менә андагы пассажир хатын-кыз һәлак булды», - дип уртаклашты агентлык белән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев