Татарстанда 13 яшьлек бала мотоциклда юл читенә очкан һәм бер кызны бәрдергән
Җәяүленең кулы һәм бите яраланган
Узган якшәмбедә Түбән Кама районының Чистай — Түбән Кама — Карамалы трассасында 13 яшьлек малай номерлары булмаган ALPHA мотоциклында идарәне югалта, юл читенә очып төшә һәм 13 яшьлек кызны бәрдерә.
Түбән Кама шәһәренең ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, мотоциклдагы малайның машина йөртү таныклыгы булмаган.
Авария нәтиҗәсендә, җәяүленең кулы һәм бите яраланган, башы имгәнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев