Татарстанда 58 яшьлек ир-ат урманда агач кискәндә хатынының өстенә 13 метрлы каенны аударган
Хатын-кыз шундук җан тәслим кылган
Татарстанда бер ир-ат утынга дип каен кискәндә, агачны хатынының өстенә аударган. Хатын-кыз шундук һәлак булган. “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, 14 июльдә Әтнәдән 58 яшьлек ир 60 яшьлек хатыны белән урманга утын кисәргә киткән.
“Ир, сынып, агач ботакларына асылынып калган каенны күргәч, аны кисә башлаган. Шулчак 13 метрлы агач, ничектер борылып, хатынына ауган”, – дип сөйләп үтелгән Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән.
Хатын-кыз шундук җан тәслим кылган.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев