Татарстанда авариядә бер кеше үлгән
Җиңел машина юлдан кюветка очкан
Татарстанда авариядә бер кеше үлгән. Авария көндез республиканың Лаеш районында Обухово – М7 трассасының 13 километрында булды. Җиңел машина юлдан кюветка очты һәм берничә тапкыр әйләнде.
Авариядә машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев