Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Татарстанда бер ир-ат танышын 19 мәртәбә пычак кадап үтергән

Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана

Татарстанда яшәүче ир-ат фермада танышын 19 мәртәбә пычак кадап үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтте.

Тикшерү версиясе буенча, Алексеевск районындагы фермада дүрт эшче эчеп утырган. Шунда ике ир-ат арасында ызгыш чыккан, нәтиҗәдә бер ир-ат икенчесенә 19 мәртәбә пычак кадаган.

Һәлак булган ир-атның мәетен 21 декабрь төнендә табалар. Озакламый үтерүдә шикләнелгән кешене кулга алалар, ул элек хөкем ителгән 42 яшьлек ир-ат була. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Якын арада гаепләнүчене сак астына җибәрәчәкләр. Хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләре ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев