Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Татарстанда яшь ярымлык сабый су сибү өчен ясалган савытта батып үлгән

Олылар өйдә чагында, балалар бакчада уйнаган..

Яшь ярымлык сабыйның мәетен су сибү өчен ясалган савытта табып алганнар. Малай республиканың Нурлат районындагы бер авылда 24 август кичендә батып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, малайның әнисе тагын бер кечкенә улы белән туганнарында кунакта булган. Олылар өйдә чагында, балалар бакчада уйнаган. Яшелчәләргә су сибү өчен трактор көпчәгеннән ясалган савыт нәкъ менә шунда булган.

Кайсыдыр мизгелдә хатын-кыз балаларын карарга урамга чыккан һәм сулы савытта улының мәетенә юлыккан.

Әлеге хәлдән соң «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев